Новости хоккея → SMS котлаулар.
Алмагачка бер бака Күлмәген салып элгән, Синең өчен бер таракан Нафталин эчеп үлгән.
Тәрәзә форточкасына Килеп кунды бер чыпчык. "Яратамын, онытмамын", - Дигән була чукынчык.
Инде күпме бу турыда сорамакчы булам, ләкин гел тукталып калам. Булды, җитте, бүген бу турыда һичшиксез сорыйм! Башка тукталып кала алмыйм! Синең хәлләрең ничек?
Башымдагы тарагымны Кыстырып куйдым ярыкка.Сине сагынган чагымда Чыгып карыйм сарыкка.
Алмагачтагы сыерчык койрыгын болгап сайрый, Минем йөрәк сине уйлап салкын су кебек кайный!
Алмагачка сыер кунган, Койрыгын болгап сайрый. Сиңа булган мәхәббәтем Бозлы су булып кайный.
- 0
- 07 сентября 2012, 16:00
Ялгыз гашыйк - ярты гына, Ике гашыйк - бербөтен. Үзеңә тиеш ярыңны Табуы гына читен.
Көтмәгәндә сине очраттым да, Исердем мин чәчәк исенә. Бар дөньяны оныттым да кебек, Уралдым да сөю хисенә.
Сулаган сулышларыңны тоеп яшим, беләсеңме? Син дә минем кебек янып, минем кебек көясеңме? Сулаган сулышларыңа торыр идем, беләсеңме? Син дә бөтен җаның-тәнең белән мине сөясеңме? Синең өчен җаным ярып бирәсемне беләсеңме. Син булганга гына мин бар! Беләм синсез үләсемне!.. )
Сиңа ярты җаным ярып бирәм, Бөтенесен бирсәм, үләрмен. Юләр лә бу, диеп аптырама, Сине яратканга юләрмен.
Яратам - гомеремнән артык күрәм, Яратам - бар назымны сиңа бирәм. Яратам - миңа буласыңны беләм, Яратам! Яратам! Яратам!
Йөрәккәем синең яннарыңда, Тоясыңмы аның ялкынын? Вакытлыча түгел, гомерлеккә Яратам мин сине, матурым!
Пушкин язган "Люблю" диеп, Тукай язган - "Яратам". Нинди телдә язсалар да, шул ук мәхәббәт язган. Мин дә язам яратам дип, сөям сине, юксынам! Аерма безне, Аллам дип, көн дә аңа ялварам. Көтәм сине һәр көн: иртә белән, кич белән. Елыйм мин синең белән һәм синең белән көләм. Айлы кичтә күккә карап йолдызларга ялынам: Ташламагыз безне диеп, мин бит аны сагынам! Сагынам гына да түгел, үлеп-үлеп ЯРАТАМ! свернуть ветку
Тыныч кына атлаганда Кисеште юлларыбыз. Шул вакытта мин уйладым: Мәхәббәт коллары без.
Сине көтәм иртән, кичен, Сине уйлыйм көннәрен, Хыялларым сиңа тарта Ай калыккач төннәрен.
Җирдә бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган 2 кояшым бар: берсе миңа күктән балкып карый, ә икенчесе хәзерге вакытта елмаеп бу SMSны укый.
Юк, уйлама мине онытыр дип - Төшләремдә күрәм мин сине. Исән чакта, кайнар сулыш булганда Берәүгә дә бирмәмен сине!
Ярый инде, бик кызма! Мин дә синсез шашам. Яратам сине, яратам, Синсез һичтә торалмыйм. Йөрәктә ялкын яна, Бу чын-чыннап янгын бит!Телим сине күрергә, Бер суырып үбәргә!
Син бит минем тәти кошым, Син бит минем җиләгем. Әйт, җаныем, бу дөньяда Бармы сиңа кирәгем?
Син елмайсаң, төн яктыра Кояш чыккан шикелле. Йолдызлар белән һавага Язар идем исемеңне!
Зур шәһәрдә ялгыз һәм ямансу,Таба алмый күңел юаныч, Язсаң әгәр матур бер SMS,Була алмас шуннан зуррак куаныч.
Мин кичләрен чыгып өй алдына, Айга карап сине сагынам. Ай өстеннән аккан болыт кебек Бергә йөргән чакны сагынам.
Матурланыр таңнар атуы, Ике йөрәк бергә кушылса. Туктар иде йөрәк януы Яннарымда, иркәм, син булсаң!
Телеграм баганасы Олы юлга маяк ул. Сагынасыңмы? - дип сорыйлар, Сагынмаган кая ул?!
Олы юлның башында Чәчәк өзеп ташладым. СМСлар язмас идем, Сагындыра башладың!
Яннарыма килер диеп, Сагынып көтәм көн саен. Көндезләрен син - кояшым, Кичләрен - тулган аем. свернуть ветку
Һавада калка ай, нишләрмен инде, ай-хай? Йолдызлар килә җем-җем. Сагындым бит җимешем!
Бу тормышта әллэ нинди яклар бар, үземне дә күралмаган чаклар бар. Шул чакларда әйтсәм сүзнең авырын, Ачуланма, гафу ит син мине, матурым!
Табарсың син миннән яхшыракны, Яратырсың аны бик каты, Өметләнмә, миннән бары булмый, Мин яратам бары тик аны! свернуть ветку
Кояш чыкты, болытлар таралды. Син уянгач, дөнья матурланды! Хәерле иртә!!!
Кояш сине иркәләп Иртәләрен уятсын, Ә Ай минем исемемнән Хәзер сине йоклатсын.
Тәмле, назлы, саф, йомшак, җылы, матур төшләр керсен сиңа бүген! Тыныч йокы!
Мин сине шундый сагындым, Килә кочаклап, назлап үбәсем, Яннарыңа очып барып, Тыныч йокы, бәгърем, диясем!
Күк йөзе йолдыз гына, Ай йөри ялгыз гына,Ак көмештәй ак нурым, Тыныч йокы, матурым!
Одеял ябынасыңмы? Юрган ябынасыңмы? Шул юрганың асларында мине сагынасыңмы?
Вакытың булса, минем төшкә кереп чыга аласыңмы? Тыныч йокы, матурым! свернуть ветку
Телефоным кулымда, СМС язам сиңа. Килеп җитәр ул көлеп, "Дускаем, нихәл?" - диеп.
Стенада сәгать йөри, Саный вакыт исәбен. Хәзер ниләр эшли микән Минем бәгырь кисәгем?
СМС язам утырып, Экранны тутырып. Җавап бирер микән берсе? Шуны көтәм утырып.