«Яшелчәләр патшасыннан» – мантый

«Яшелчәләр патшасыннан» – мантый

Кызларыбызның берсе еш ютәлли. Салкыннар җиттеме – башлана… Соңгы тапкыр авырганда тәҗрибәле табиб безгә кабак ашарга кушты. Тын юлларына файдалы, диде. Могҗиза: бер атна дигәндә ютәл бетте. Әлбәттә, эчкән даруларның да файдасы булгандыр, әмма кабакның да ярдәме тиде, дип уйлыйм.

Әлеге яшелчәдәге файдалы мат­дәләрне галимнәр кат‑кат тикшер­гән. Мондагы ферментлар, җиңел үзләштерелә торган углеводлар, аксым, пектиннар, бик күп төрле витаминнарның барлыгы ачыклан­гач, кабакны «яшелчәләр патшасы» дигәннәр.

Без дә редакциябез кухнясында кабактан ризык пешерергә бул­дык. Яңа елдан соң әлеге яшелчәне саклавы да кыенлаша, ул файда­лы үзлекләрен дә югалта башлый, диләр. Шулай булгач, әзерләп ка­лырга кирәк!

ЙӨРӘККӘ ӘМЕР БИРЕП БУЛМЫЙ

Кабактан ризык пешерер өчен әллә ни ерак китмәдек – Казан­нан 40 чакрым ераклыктагы Лаеш районының Габишево авылына юл тоттык. 25 яшь кенә булуына карамастан, Люзия Скорняко­ва бөтен төр ризыкны: беренче, икенче ашлар, камыр ризыкла­рын бик оста әзерли. Телефон­нан сөйләшкәндә үк: «Кабактан бәлеш, ботка, аш, мантый да әзерли алам», – диде.

Соңгысы кызык кебек тоелды. Иң мөһиме – катлаулы түгел. Ман­тый өчен кирәк булган ингреди­ентлар һәр йортта да бар. Кибет­кә махсус барып та торасы түгел. Тиз әзерләнә, җиңел ашала.

Люзия бик үткен, кулы кулга йок­мый. Бөтен ризыкны пешерә белүе­нең сере – югары белемле бишенче разрядлы пешекче ул, кафеда эшли.

– Нинди ризыклар әйбәтрәк чыга: ашлармы, камыр ризыкларымы? – дим Люзиягә.

– Дөресен генә әйткәндә, беренче, икенче ашларны пешерергә яратам. Тик соңгы арада күбрәк камыр ри­зыклары әзерлим. Кафеда камыр бүлеге бар, еш кына шунда эшләргә туры килә.

Без килгәнче, Люзия кабакны чистартып, әзерләп куйган иде.

– Өчебез өчен әзерләгәндә бер җәем камыр да җитә, – диде яшь хуҗабикә.

– Кабакны яратасызмы? – дим.

– Яратабыз. Улым Әскәр кечкенә вакытта гел пешерә идем. Хәзер исә сирәгрәк ашала, шулай да көз көне кабактан әзерләнгән ризык өстәлдә һәрвакыт бар.

Люзия кабакны (кишер урыны­на) ашка да куша, ит чыгартканда да сала, салат та ясый. Бәлеш, ман­тый турында әйткән дә юк.

– Кабакны иткә кушсаң, кәтлит­ләр сусыл була, – ди Люзия. – Аннан без шарлотка да яратабыз. Алма белән кабакны турап саласың, бик тәмле була.

– Кабак каян аласыз? Күпкатлы йортта яшисез бит, – дим.

– Әнием Хәерби авылында яши, ара унбиш кенә чакрым, еш кайта­быз. Авылдан алып киләбез.

Люзиянең тормыш иптәше Юра рус милләтеннән. Мантыйга дигән кабакны турый-турый, кат­наш никах мәсьәләсен дә кузгаттык.

– Әти‑әниең рус егетенә кияүгә бирергә каршы булмадымы? – дим.

– Безнең әти юк, мин кечкенә вакытта вафат булды. Әнигә: «Юра белән таныштым», – дигәч тә, кырт кисте: «Аралашасы да булма», – диде. Тик йөрәккә әмер биреп бул­мый икән. Юра үзенә гашыйк итте дә куйды. Ихтирамлы, ярдәмчел ул. Мөнәсәбәтләребез турында башта якыннарыма әйтергә куркып йөр­дем. Без бит авылда тәрбияләнгән балалар. Туганнар, дуслар ни әйтер дип, кот очты. Берсендә Юра мине авылга кайтарып куйды. Шунда әни, абый белән таныштылар. Еге­тем аларга ошады. «Бер-берегезне чынлап яратсагыз, каршы килми­без», – диделәр. Озак та үтмәде, өйләнештек.

– Гаиләгездә дин, телгә бәйле аңлашылмаучанлыклар чыкканы юкмы? – дим.

– Әйтмәгәнем булсын, юк. Улы­быз тугач, мәчеткә барып, исем куштырдык. Әскәр белән мин татар­ча сөйләшәм, әтисе кайткач, русчага күчәбез. Дөрес, без никах укытма­дык. Ирем каршы түгел иде, тик ни­ках укыганга карап, ул мөселман диненә күчми бит. Шулай булгач, күз буяу нигә кирәк? Ә бала тәр­биясенә килгәндә, улыбыз, үскәч, үзе сайлар. Безнең гаиләдә дингә басым ясау юк.

«ШӘҺӘРДӘН КИМ ЯШӘМИБЕЗ!»

Люзия кабакны вак итеп шакмаклап тураганнан соң, майлы табага салды. Аннан янына туралган суган өстәде. Барысын бергә биш‑җиде минут сүрән утта кыздырып алган­нан соң, әзерләп куелган тоз, борыч, укроп салды.

– Кабак белән суганны атлан­майда кыздырырга да була, – диде Люзия. – Кем ничек ярата бит. Мин сыек май белән кулайрак күрәм, андый мантыйны салкын килеш тә ашап була.

Мантый камырына Люзия майонез да сала икән, йомшак булсын өчен, ди. Майонезга су, йомырка, тоз салып, йомшак кына камыр басты.

– Камыр каты булса, мантый­ны ябыштырып булмый, – ди Лю­зия. – Артык йомшак та кирәкми, җәйгәндә, куна тактасына ябыша. Камырның нәзеклеге исә уртача булырга тиеш. Пилмән камырын­нан чак кына калынрак.

Чынлап та мантый ясау тиз икән. Кабак, суган турау, ка­мыр җәю белән бергә ярты сәгать чамасы вакыт кирәк булды. Иттән ясалган мантыйга караганда, ка­бакныкы тизрәк тә пешә.

– Егерме минутта әзер була, – диде Люзия. – Кабакны майда кыздырып алдык бит, камыры гына пешәсе калды. Мин мантый, өчпочмакларны зур ясамыйм. Кул шулай ияләнгән. Зур‑зур мантыйны ашау күңелле түгел, минемчә…

Ул арада хуҗабикә мантыйларны пешерергә куйды. Бер җәймәдән ике мантоварка түгәрәге чыкты.

– Дүрт кеше рәхәтләнеп тамак туйдыра инде моннан, – ди Люзия.

– Югары белем белән гади пе­шекче булып эшлисеңме? – дим.

– Әйе, мин зарланмыйм. Тәҗрибә алу бу. Әлбәттә, Казанда яшәсәк, бәлки, башка төрлерәк эш тә булыр иде. Безнең Габише­во бистәсендә сайлау мөмкинлеге зур түгел. Эш графигым да җайлы: дүрттә кайтып китәм. Балалар бак­часына җитешәм. Хатын‑кыз өчен шунысы бик мөһим.

– Килгәндә игътибар иттек: каршыгызда гына мәктәп тә бар ахрысы?

– Бар, балалар бакчасы, мәктәп, спорт үзәге, башка кирәкле социаль үзәкләр эшли. Башта Габишевоны бик яратмаган идем. Мин көлли­ятне Чаллыда тәмамладым. Югары белемне дә шунда алдым. Шәһәрдә яшисе килгән иде. Ә язмыш менә монда китерде. Хәзер, киресенчә, шәһәрне яратмыйм. Казанга барсак, башым авырта башлый: кеше күп, ыгы-зыгы. Габишевода кешеләр бер-берсен белә, авыл кебек. Ләкин авылдан күпкә яхшырак: юллар төзек, балалар өчен түгәрәкләр эшли, кибетләр, кыскасы, шәһәрдән ким яшәмибез. Кирәк икән, маши­нага утырып, Казанга барып килә­без. Ярты сәгатьлек юл, бик рәхәт!

«ИТЕ БУЛСА, ЯХШЫРАК!»

Люзия Габишево бистәсенә мәд­хия укыган арада мантыйлар әзер булды. Аш бүлмәсенә кабакның хуш исе таралды.

– Шулай тәмле була, – дип, хуҗа­бикә өстәлгә каймак та куйды.

Минем кабак мантые ашаганым юк иде. Тәме ничек булырга тиеш икәнен әйтә алмыйм. Авыз итә­без… Тәмле… Укроп салгангамы, кабак мантые димәссең. Борыч тәме дә бар. Үзгә ризык.

Люзия пешергән ризык оша­ды. Ит ашыйсы килмәгәндә, кич­ке сый буларак әйбәт кенә була, дип уйлыйм. Һичшиксез пешереп карарга кирәк!

– Йә, ничек? – дип елмая Люзия.

– Ите булса, яхшырак, – дип куй­ды машина йөртүчебез Александр.

Бу – ир‑ат фикере. Шәхсән миңа, хатын‑кыз буларак, алай тоелмады. Хәер, иткә бик исе китмәгән, бигрәк тә вегетариан ир‑атлар да кабак мантыеннан баш тартмас, дип уй­лыйм.

– Ирең кабак мантыен яратамы соң? – дим Люзиягә.

– Ярата дип… Пешергәндә ашый инде. Шулай да бик исе китми. Аның каравы, каенанам ярата. Уз­ган ялларда пешергән идем, аңа да бер тәлинкә илттем.

– Каенанаң да монда яшиме? – дим.

– Әйе, Габишевода торалар. Өч ул үстергән. Юра – төпчеге. Каенанам улыбызны карарга бик булышты. Әлегә Әскәр аның бердәнбер оны­гы, балабызны бик ярата. Барасы җиребез булса, улыбызны аңа кал­дырабыз.

– Алайса килене йөрәгенә хуш килгән икән, – дим, елмаеп.

– Ул безнең мөнәсәбәтләргә бер­кайчан да каршы булмады. Кат­наш никах мәсьәләсенә җиңелрәк карый, димме. Калган ике килене рус милләтеннән булса да, бөтен серен миңа сөйли. Без аның белән бик тату, иптәш кызлар кебек.

– Люзия, син бик үк «дөрес бул­маган» килен. Гадәттә киленнәр каенаналарыннан зарлана, ә син мактыйсың, – дип шаяртам кабат.

– Миңа эштәге кызлар да шу­лай, ди. Соң яхшы, безнең өчен җан атып яшәгән кешегә ничек начар мөнәсәбәттә буласың?! Аның безнең тормышка сүз әйткәне юк. Кирәк икән, баланы бакчадан ала, алып бара. Төп ярдәмчебез ул.

Скорняковлар гаиләсендә күңел­ле мәшәкатьләр: бер бүлмәле фа­тирларын сатып, зурракны алырга ниятлиләр.

– Яңа фатирга килерсез. Башка ризыклар да әзерләрбез, – дип оза­тып калды безне сөйкемле, ку­накчыл Люзия.

📎📎📎📎📎📎📎📎📎📎