Муса Җәлил - балалар язучысы учебно-методический материал (подготовительная группа) на тему

Муса Җәлил - балалар язучысы учебно-методический материал (подготовительная группа) на тему

Муса Җәлилнең биографиясе, тормыш юлы белән таныштыру. Аның балаларга язган шигыйрьләрен яттан өйрәтү.

Балаларда Ватанга мәхәббәт,патриотик хисләр,кыю һәм батыр булу тәләге тәрбияләү.

Бирелгән шигырь аша сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турындагы белемнәрен киңәйтү.

Скачать:

ВложениеРазмер musa_zhlil_-_balalar_yazuchysy.docx 24.04 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Муса Җәлил - балалар язучысы

- Балалар, без бүген герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь ул. Бүген-15 февраль –аның туган көне. Быел Муса Җәлилнең тууына 104 ел. Бүгенге кичәдә яраткан шагыйребезгәхөрмәт йөзеннән аның әсәрләрен искә төшерербез (музыка).

Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә.Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә: уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена. Абыйсы Ибраһимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый.

Муса бик тырышып укый, үсеп буйга җитә, шигырьләр язу белән мавыга. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар көйләр, ә Нәҗип Җиһанов хәтта “Алтынчәч” поэмасына опера яза.

Балалар, кичәбезнең исеме”Муса абый-балаларның якын дусты” дип атала. Дөрестән дә, Муса үзенең кечкенә кызы Чулпанны, балаларны бик яраткан, аларны аңлый белгән, алар турында бик күп шигырьләр язган. “Кызыма” шинырен ул кечкенә кызы Чулпанга багышлый.

- Бу шигырьне мәктәпкә әзерлек төркеменнән кызлар башкара.

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Шатлык җырым син минем.

Таңнан торып бакчада

Син уйнадың көнозын.

Арыгансыңдыр кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

- Шулай ук кызы Чулпан исеменнән язылган шигыре дә бик кызыклы. Бу шигырьне Алинә сөйли.

Без әти белән икәү

Охшаганбыз төс белән:

Борыныбыз да кәкере

Авызыбыз да кечкенә.

Бик кадерләп үстерә,

Әти миңа охшаган;

Мин әтигә охшаган:

Мин әтигә ышанам.

Ерак төшми, диләр бит!

Алтын була кечкенә,

Артык үсми, диләр бит!

- Муса Җәлил туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа “Күке” шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. Күке нигә моңлана икән? Тыңлап карыйк әле! Бу шигырьне Илмир сөйли.

Калын урманда, гел кичкә каршы

Ишетелә моңлы бер кош тавышы:

Ул ягыз яши, чыгармый бала

Менә шунлыктан ямансу аңа:

Ул салмак кына кабатлый шуны,

Шул аның җыры, шул аның моңы:

- Авыл җирендә бик тырыш, уңган кешеләр яши. Алар таң әтәче “кикрикүк” дип кычкыруга уяналар, эшкә тотыналар.”Әтәч” шигырен Әнвәр сөйли.

Таң ата бугай, әтәч кычкыра:

Йә сузып кына. йә бик еш кына.

Без дә уяндык әтәч тавышына:

Бакчага килдек, ашыга-ашыга!

- Мусаның дус малайлары, дус кызлары күп була. Алар вакытларын бушка уздырмыйлар, төрле уеннар уйныйлар, җырлыйлар, бииләр.

- Муса ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары итеп санаган. Ул көчеге турында бик матур “Маэмай”турындагы шигырьне Рөстәм сөйли.

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Хәзер аңа мин сугыш

Чаптырам да сикертәм,

Көн дә шулай йөдәтәм.

- Ә менә аның песие нинди хәлгә тарыган, хәзер карап китегез әле. Балалар сезгә әйтеп бирерләр ( зал уртасына май чүлмәге куела, чүлмәк тирәли күселәр иөгерешеп иөри, песи керә).

Песи: Җырларга да мин оста,

Биергә дә мин оста.

Хуҗабикә эшкә кушса,

Мин авыру, мин хаста.

Хуҗабикә: Чоландагы ак майга

Мин чоланнны сакларга

Куштым ала песигә:

Балалар: -Мияу-мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга!

Майны сакла күседән,

Хуҗабикә: Песи күргәч, күселәр

Балалар: - Мияу-мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Сөт бирермен үзеңә!

Хуҗабикә: Иртә белән майга дип

Керсәм, күзем акайды:

Явыз песи берүзе

Ялт иттергән ак майны!

Балалар: -Мияу,-мияу, пескәем,

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең.

- Мусаның туган авылыда, яр астында, көмештәй саф суларын эчәргә дәшеп, чишмә челтерәп аккан. Муса үзенең дуслары белән еш кына чишмә буенда ял итәргә яраткан чишмәгә рәхмәтен, соклануын белдереп, “Чишмә” исемле шигырь язган. Шул шигырьне тыңлап үтик әле. Безгә аны Әдел сөйли.

Яр астыннан чишмә ага,

Җил искәндә иелеп кала

Читкә үскән камышы.

Ярдан балчык ишмәгез!

Суны шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез!

- Балалар, тормышта төрле хәлләр була. Муса Җәлил Шакир белән Гали исемле малайларның кырдан кайтканда нинди гыйбрәтле хәлгә калулары турында шигырь яза. Аны Азамат сөйли.

ШАКИР БЕЛӘН ГАЛИ.

Шакир белән Гали кырдан

Кайтып киләләр иде,

Шакир эчтән бер уй уйлап,

Ашыгып алга йөгерде.

Ул чыкты да басмадан,

Гали баскач егылсын,- дип

Куйды чак-чак эләктереп.

Бик аз гына киткән иде,

Очрады бер эт аңа.

Куркып кинәт кычкырды да

Чапты кире басмага.

Басмага килеп керде,

Басма китте ычкынып,

Шакир елгага чумды.

- Бу шигырь бер-берсеңә яманлык эшләргә ярамавын искәртә. Яманлык эшләсәң, ул, һичшиксез, үзеңә кире әйләнеп кайта. Балалар, сез дә бу турыда беркайчан да исегездән чыгармагыз. Муса Җәлил язган шигырьләр аша без аның туган авылы, ул авылның табигате, шагыйрьнең балалчак тормышын күз алдына кмтердек.

Балалар, Муса Җәлил җиде-сигез яшьтән шигырьләр яза башлаган, балалар әдәбияты өлкәсендә бай иҗат мирасы калдырган әдип. Тик гомере генә кыска була шул. Фашист Германиясы сугыш башлагач, ул Туган илебезне яклап үзе теләп, сугышка китә. Анда дошманнарга каршы батырларча көрәшә һәм чолгаеыш вакытында каты яраланып дошман кулына эләгә. Әмма әсирлектә дә Муса иҗатын дәвам итә. Әсирлектә язган шигырьләренең берсе “ Кызыл ромашка” дип атала. Әйдәгез шуны тыңлап үтик әле ( кызларның башларында ромашка таҗлары киелә, берсе кызыл төстә, ромашкалар чыгып утыра).

Иртәнге таң нурыннан

Елмаеп, хәл сорашып

Назлады җил аларны

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.

Җай гына селкенделәр.

Һәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр.

1 бала. Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл.

2 бала. Ромашкалар бар да ак,

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгән?

3 бала. Әйттеләр: Син сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

4 бала. Нигә кызыл чукларың?

Нидән алсу төсләрең?

Әйтте кызыл ромашка.

Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга

Минем кызыл күлмәгем

Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым,

Канын саклап чугымда,

Көн дә аны сагынып

Балкыйм мин таң нурында.

- Муса Җәлил безгә бердәмлек, дуслык турында “ Себерке әкияте” дигән әсәр дә язып калдырган. Хәзер шул әсәр белән танышыйк әле. Нәрсә турында сөйләнә икән анда?

( милли киемнән бабай чыгып утыра, итеккә олтан сала, янында эш кораллары һәм бер себерке ята; шаулашып. Бер-берсен төркәләп өч малай керә).

Бабай. Балалар, ник ачуланышасыз? Болай ярамый. Яхшы гына уйнагыз

(бабай эшен дәвам итә, ә балалар һаман төркәләшәләр).

Бабай. Улларым, килегез әле бирегә, сезгә әйтер сүзем бар. Менә бу себеркене

күрәсезме, ягез әле, шуны сындырып карагыз әле( себеркене бирә).

Малайлар себеркене чиратлашып сындырырга тырышалар, тик берни килеп чыкмый.

1 нче малай. Бабай, сындырып булмый бит.

Бабай. Балалар, менә шушы себерке кебек һәрвакыт бердәм, дус булсагыз, сезне

дошманнар да җиңә алмас.

Дошман сезне җиңеп

Сындырыр да ташлар.

Малайлар. Бабай, без аңладык хәзер. Без һәрвакыт дус, бердәм булырбыз.

- Балалар, Муса Җәлилнең “ Сәгать” шигыренә композитор Ф.Әхмәтов көй язган. Әйдәгез шушы тыңлыйк әле.

Сәгать суга: “Даң, даң. ”

Хәбәр бирә таңнан

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә эшләр харап,

Тагын соңа калган

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: “ Келт-келт. ”

Тиз бакчага кит, кит.

Тукта, мине көт, көт!

Сәгать җырлый: “ Диң-диң. ”

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, “ Зиң-зиң!”

Миңа карап йөр син.

- Балалар, без бүген сезнең белән сөекле шагыйребез Муса абый иҗатында кунакта булдык. Аның шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә.

Туган халкы көрәшче улын беркайчан да онытмый. Муса Җәлил әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка турылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсегез. Герой - шагыйребезгә булган мәхәбәтегез сүнмәсен, аның якты истәлеге күңелләрегездә мәңге саклансын.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы).

“Муса Җәлил – балалар дусты”.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән М.Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре буенча әдәби-музыкаль күренеш.

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү: Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне.

Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “ Олы Әтнә балалар бакчасы” Тема : “[Җ] авазы белән таныштыру” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек) "Муса Жэлил- боек шагыйребез" Балалар бакчасы очен бэйрэм сценарие.

Сценарийда Муса жэлилнен биографиясе хэм ижаты турында бик бай материал тупладым.Патриотик тэрбия бирудэ зур ярдэмлек булып тора. Бэйрэм кичэсе балаларга хэм ата- аналарга бик ошады.

Муса Җәлил - балалар дусты

Литературно - музыкальное развлечение для детей старшей группы.

Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)

Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә).

📎📎📎📎📎📎📎📎📎📎