Контрольная работа по татарскому языку (2 класс)
Татар теленнән грамматик биремле диктантның максаты: 2 нче сыйныфта алган белемнәрне тикшерү.
Диктант үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- ел дәвамында өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсе;
- хикәя фигыльнең үткән заман фомасы;
- җөмләдә сүз тәртибе.
2 нче сыйныфларда татар теленнән грамматик биремле диктант . Диктант язу һәм биремне эшләү 45 минутка исәпләнгән.
Тема: Морфология бүлеген кабатлау.
1.Укучыларның сүз төркемнәрен таба белүләрен тикшерү.
2.Алган белемнәрне куллану күнекмәләрен үстерү.
3. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Песнәкнең бик тә ашыйсы килде. Аның кунмаган ботагы калмады. Әмма бер генә ботактан да бөҗәк тапмады.
Әнә чыршыда тукран утыра. Ул чыршы күркәсенең орлыгын ашый. Орлыклар читкә чәчри. Чәчрәгән орлыкны чүпләргә песнәк килә. Ач песнәк орлыкны кабып кына йота. (38 сүз.)
(Г.Хәсәнов буенча )
Кем? Нәрсә? Кемнәр? Нәрсәләр? сорауларына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга.
Бәяләү нормалары
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә дөрес һәм гадел бәя бирү - шактый катлаулы мәсьәлә. Башлангыч
сыйныф укучыларының өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсе ике юнәлештә тикшерелә: тел буенча мәгълүматлылык
(татар телендәге авазлар һәм иҗек калыплары, сүз һәм сүз төзелеше, сүз ясалышы, исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык,
фигыль, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кисәкчәләр, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, эндәш
сүзләр һ.б.); мәдәни мәгълүматлылык (татар сөйләм этикеты, тормыш-көнкүрешкә караган әйбер исемнәре, йолалар, милли
уеннар, халык авыз иҗаты, сынлы сәнгать һ.б.).
Телдән җавап бирүне бәяләү
Башлангыч сыйныф укучыларының татарча сөйләм дәрәҗәсе төрлечә була: кайбер балалар өйдә ана телендә
аралаша, икенчеләре аерым очракларда гына татарча сөйләшә, ә кайберләре татарча бөтенләй белми. Шуңа да телдән әзерлек
чорында ситуатив-тематик принцип буенча татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, тыңлап аңлау һәм
сөйләүне камилләштерә башлау бурычы куела, аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш
кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла. Бу исә бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырырга ярдәм итә.
Телдән әзерлек чорына 32 сәгать
вакыт бирелә. Бу вакытта 300 дән артык сүз кергән гади җөмләләрне өйрәнү күздә тотыла. Балаларның тыңлап аңлау һәм
сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, бәяләнеп барырга тиеш. Бу вакытта милли рухны чагылдырган әсәрләргә,
милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аеруча зур игътибар ителә.
Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү
Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:
1) «тулаем аңлады»;
2) «өлешчә аңлады»;
Укучының монологик сөйләмен бәяләү
Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә
үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, «5» ле куела.
1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6, 2 нче сыйныфта 7-8, 3 нче сыйныфта 8-9, 4 нче сыйныфта 10-12 җөмлә тәшкил итә.
Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, «4» ле куела.
Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки
укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, «3» ле куела.
Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса,
Диалогик сөйләмне бәяләү
Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, «5» ле куела.
Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3 сөйләм хатасы җибәрсә, «4» ле куела.
Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар
ләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә, «3» ле куела.
Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә,
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:
1) татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;
2) сорауларга җавап язу;
3) сүзлек яки контроль диктантлар язу;
4) изложение язу;
5) сочинение язу.
Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының, 2-4 нче сыйныфларда кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.
Матур язуның күләме: 1 нче сыйныфта 1 юл, 2 нче сыйныфта 2 юл, 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.