Рабочая программа по татарской литературе (русская группа) 7 класс
7 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
- Гамәлдәге “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Төзүче авторлар: К. С. Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова;
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы” Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Казан-2014 ;
- Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең төп гомуми белем стандартының федераль компонентын гамәлгә ашыручы төп белем программасы;
- Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең “2016-2017 нче уку елына укыту планы”;
- Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белеем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 7 нче сыйныф. Ике кисәктә. - Казан: ”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2015 ел.
Рус мәктәпләрендә укучы рус балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары
Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты – туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.
Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар куела:
− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;
− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;
− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;
− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;
− татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.
Уку фәненең уку планында тоткан урыны.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Биеш урта гомуми белем мәктәбе”нең 2016-2017 нчы уку елына укыту планы буенча 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә, 70 сәгать планлаштырыла. Авторлык программасында татар әдәбиятына 70 сәгать вакыт каралган. Шуннан чыгып: әдәби әсәр өйрәнү: 58 сәгать; бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе: 7 сәгать; сыйныфтан тыш уку дәресе: 4 сәгать; кабатлау: 1 сәгать. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Еллык аттестация эш формасы тест формасы кулланыла.
Курс эчтәлеге
Төп тема,бүлек
Өйрәнелә торган материал
Халык әйтсә — хак әйтә. Халык авыз иҗаты. Йола фольклоры
Гаилә йолалары . “Бәби туе”, “Туй” йолалары
Фәтхи Бурнаш .
“Туган ил исемнән китмәс” мөнәҗәте
Габдулла Тукай. “Милли моңнар” шигыре
Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. Алар – халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре.
“Бәби туе”, “Туй” йолалары турында белешмә. Аларны үткәрү тәртибе.
Язучы турында белешмә. “Яшь йөрәкләр” драмасы (өзек). Драмада йолаларның бирелеше, халкыбызга хас сыйфатлар .
Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. “Сак-Сок” бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы .
Мөнәҗәтләрнең лирик жанр булуы, аларның нигезендә ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Илаһи көчкә мөрәҗәгать итү, ялварып, ярлыкауны сорау икәнлеге турында мәгълүмат. Мөнәҗәтләрнең борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалашуы. “Туган ил исемнән китмәс” мөнәҗәтендә туган ил темасының бирелеше .
Шагыйрь иҗаты турында белешмә. “Милли моңнар” шигыре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе.
Аталар сүзе — акылның үзе.
Фатих Әмирхан . “Ай өстендә Зөһрә кыз”
Нәкый Исәнбәт. “Җирән чичән белән Карачәч сылу”
Галимҗан Ибраһимов. “Алмачуар” хикәясе
Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре.
Роберт Миңнуллин .
Рөстәм Яхин .
Халисә Мөдәррисова. . “Көмеш дага”
Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. “Ай өстендә Зөһрә кыз” әсәренең татар халык әкиятләренә нигезләнүе. Яхшылык белән явызлык көрәше.
Әдәбият теориясе. Әдәбиятта фольклоризм.
Язучы иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре. “Җирән чичән белән Карачәч сылу” драмасы. Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендә дошманнарын җиңү) туплап бирелеше .
Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү .
Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек, чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, вакыт узган саен үзгәрүләргә бирелүе, халкыбыз үткән зур тормыш юлын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыруы .
Шагыйрь турында белешмә. “Килен төшкәндә” шигыре. Халкыбызның гореф-гадәтләрен белү, аларга мәхәббәт тәрбияләү .
Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның профессионал ь җырлар, романслар, музыкал ь әсәрләр башкаруындагы эшчәнлеге. Рөстәм Яхин – Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы .
Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Көмеш дага” шигырендә бәхет төшенчәсенең тирән фәлсәфәсен ачуы. Сугыш фаҗигасенең чагылышы.
Ил язмышы — ир язмышы.
Әдип Маликов. «Ил язмышы — ир язмышы” шигыре
Гадел Кутуй . “Сагыну” нәсере.
Сибгат Хәким. “Бакчачылар” поэмасы. “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре
Рафаил Төхфәтуллин. “Җиләкле аланнар”.
Мөхәммәт Мәһдиев. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте.
Мөхәммәт Мирза. “Изге сукмак” шигыре
Шагыйрь турында белешмә. «Ил язмышы — ир язмышы” шигырендә ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Шигырьдә оптимистик рух.
Әдәбият теориясе. Гражданлык лирикасы. Пафос.
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.
Әдәбият теориясе. Нәсер турында төшенчә. Инверсия .
Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Бакчачылар” поэмасы, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы.
Язучы турында белешмә. “Җиләкле аланнар” повестенда балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге. Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылышы. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау.
Язучы турында белешмә. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.
Әдәбият теориясе. Тартмалы композиция .
Шагыйрь турында белешмә. “Изге сукмак” шигыре. Балачак хатирәләренең онытылмавы, кешелеклелек сыйфатларының (мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек) бирелеше .
Һәр чорның үз герое
Нәҗип Думави . “Беренче кар” шигыре.
Һади Такташ. “Алсу” поэмасын
Хәсән Туфан. “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?”
Гурий Тавлин. “ Кояш болытка кергәндә” романы
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Беренче кар” шигыре. Табигатьнең матурлыгын тасвирлау .
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алсу” поэмасы. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.
Әдәбият теориясе. Рефрен, кабатлау .
Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләре. Чор белән бәйле шәхес фаҗигасе, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы .
Гурий Тавлин Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кояш болытка кергәндә” романы (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы. Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган бала образы .
Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!
Аяз Гыйләҗев. “Өч аршын җир” повесте.
Илдар Юзеев. “ Ак калфагым төшердем кулдан. ” драмасы.
Фәннур Сафин . “Туган җиремә” шигыре.
Марсель Галиев. “Нигез” повесте
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Өч аршын җир” повестеннан өзек. Туган җирнең кадерле булуы. Читтә яшәүчеләрнең туган туфракка тартылуы .
Шагыйрь турында белешмә. “Ак калфагым төшердем кулдан. ” драмасы. Чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы.
Әдәбият теориясе. Ремарка .
Шагыйрь турында белешмә. “Туган җиремә” шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше.
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Нигез” повесте (өзек). Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар. Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.
Әдәбият теориясе. Повесть.
Актыктан хаклык җиңә
Фатих Хөсни. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре
Роза Хафизова. “ Әти кайткан көн” хикәясен уку.
Фәнис Яруллин. “Ак төнбоек” хикәясе.
Рафис Корбан. “Ярдәм итик” шигыре.
Рөстәм Галиуллин. “Биш «икеле» хикәясе.
Айгөл Әхмәтгалиева. “Табыш” хикәясе.
Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеге.
Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә .
Язучы турында белешмә. “Әти кайткан көн” хикәясе. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы .
“Ак төнбоек” хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү.
Шагыйрь турында белешмә. “Ярдәм итик” шигыре. Бал кортлары образы мисалында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү .
Язучы турында белешмә. “Биш «икеле» хикәясе. Укуга, белем алуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, кимчелекләрне юмор аша күрсәтү .
Язучы турында белешмә. “Табыш” хикәясе. Бала психологиясенең бирелеше, күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Табылган әйбернең шатлык китермәвен аңлау .
Табигать һәм без. Табигатькә дә табиб кирәк!
Мөдәррис Әгъләмов. “Сөйли ак каен. ” шигыре.
Зиннур Мансуров. “Балык кычкыруы” шигыре.
Хәбир Ибраһим . “ Карач” хикәясе.
Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә. “Сөйли ак каен. ” шигыре. Җанландырылган табигать образлары. Экологик тәрбия .
Зиннур Мансуров. Шагыйрь турында белешмә. “Балык кычкыруы” шигыре. Елга-күлләребезнең пычрануы –кешелек дөньясы өчен зур фаҗига. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү .
Хәбир Ибраһим. Язучы турында белешмә. “Карач” хикәясе. Кешеләрнең табигатьтәге җан ияләренә мөнәсәбәте .