Внеклассное мероприятие Иң кадерле кешем- әнием

Внеклассное мероприятие Иң кадерле кешем- әнием

Хәерле көн, Исәнмесез, кадерле әниләр, әбиләр, апалар, кызлар, килгән кунаклар! Бүген без бирегә 8нче март, халык – ара хатын кызлар бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык.

Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

Котлау өчен сүзне мәктәп директоры Закиров Марат Рахимов улына бирәбез

Җиһанга Яз килде. Яз ул – җанында сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл хатын-кызлар бәйрәменнән башлана.

Хатын–кыз - ул газиз әнкәй дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле гүзәл зат та. Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләте, дине, газиз баласы өчен җананын да кызганмаучы изге зат ул – хатын-кыз.

Хөрмәтле, хатын-кызлар - әниләр,зур әниләр, укытучы апалар, ветеран укытучылар, укучы кызларыбыз! Сезне 8 Март – халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрик итәбез. Эшегездә, тормышыгызда, укуыгызда зур уңышлар, ак бәхетләр телибез.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Котлау сүзләребезне кабул итеп алыгыз,сезен алдыгызда 1-2 сыйныф укучылары

Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә, Язлар кайта җанга, дөньяга. Умырзая шыта бу мәлләрдә, Кар астында чишмә уяна. Чиксез бәхет теләп, кызыл талда Елкылдаша көмеш бөреләр

Һәр көнегез үтсен шатлык белән, Бәйрәм белән сезне, әниләр!

Сезне 5 сыйныф малайлары үзләренең “Эх,сез матур кызлар”жыры белән сөендерәчәк.

- Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Нәфис сүз Әни-минем кояшым Укый Валиева Юлия

Бүген кояш нурын сибә сезнең өчен,

Түбәләрдән тамчы тама сезнең өчен.

Бар шатлыклы елмаюлар сезнең өчен

Җыр-биюләр, җылы сүзләр сезнең өчен,

Барысы да, барысы да- сезнең өчен.

6 сыйныф кызлары башкаруында жыр Әткәй-әнкәй

Күбәләктәй оча яшьлек

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

Гапсалямова Әлфия һәм Сафитдинова Регина башкаруында рус биюе

А.б. Әни! Күпме наз, күпме җылы­лык бар бу сүздә. Әниләр безгә тор­мыш бүләк иткән, йомшак кулларын­да тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр, телебез дә "әннә" дип ачылган.

Нэфис сүз Минем әни Укый Шаяхметова Лиана

Йөрәк җылың белән, Бишек җырың белән

Күңел кылларымны чирткәнсең.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа Сабый чакларымнан

Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.

3-4 сыйныф башкаруында жыр Мамочка

Әйдә .әйдә , катырак бас , Бу кем бии , дисеннәр . Баскан җирдә ут чыгара Безнең егетләр , дисеннәр .

Каршы алыгыз, сезнен алдыгызда

7 сыйныф егетләре башкаруында рус биюе.

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен, әниләр. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Ирләр белән беррәттән эшләп гаиләне тартып баруын, балалар тәрбияләвен дә исәпкә алсак, аларга сокланырга гына кала. Бала­чакта да, үсеп буй җиткәч тә күпме мәшәкать, кайгы-хәсрәт ките­рәбез без аларга. Ә бит ана күңеле өчен бик аз да җитә. Әниләр турында сүз башла­ганда, иң элек туып-үскән йорт,чәчәкле-чирәмле ишек алды, капка төбендәге киң ябалдашлы тупыл ага­чы, чишмә юлы искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әни! Ә ул - берни белән дө тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле зат.

9 сыйныф укучылары башкаруында җыр Озак яшә, әнкәй. Рәхим итеп тыңлагыз.

Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала - җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Еллар үтеп без күпме генә яшькә җитсәк тә, газиз әниләребез өчен кечкенә булып калабыз.

Нэфис сүз Әнигә кем кирәк Укый Исламов Марсель

Каршы алыгыз Әниле-уллы Шаяхметовлар башкаруында җыр Кышкы чияләр

Якты көннән туймыйбыз.

Бәйрәмебез гөрләп торсын,

Җырлыйбыз да биибез.

1 сыйныф укучысы Валиева Юлия башкаруында Әпипә биюе

Җырсыз җирнең яме юк , Җырсыз тормыш тәме юк ,

Җыр сулар һава кебек , Җыр яши , җыр – мәңгелек!

Бәйрәм итик без бергә.

Җырлап биесәк без бергә

Күңелсез булмас бердә. 5 сыйныф кызлары башкаруында ңыр Әниемә

Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең дәү әниләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

Кадерле зурәнкәйләребез! Сезгә бүләккә иң матур кыз белән малайның чыгышын бүләк итәбез.

Сезнен алдыгызда, Танып тамчылары район конкурсында 1 нче урынга лаек булган, укучыларыбыз Азамат һәм Регина Сафитдиновлар башкорт биюе белән чыгыш асыячак. Рәхим итегез

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык

Нэфис сүз Мамин праздник Укый Ихсанов Захит

Һәр баланың әнисе бар,

Укытучы апасы бар.

Андый апа булмас иде

Балаларның укыйсы бар.

Мондый чакта апа безгә

Дәү әнине алыштыра.

Кайчагында шелтәли ул,

Кайчагында ала үбеп.

Укытучы апа безгә

Мәктәптәге әни кебек.

Без аны көтеп алабыз,

Апа, апа, - дип торабыз.

Тәртип бозасы килсә дә,

Тәртип бозмый тик торабыз.

Армый – талмый, балаларга

Һаман белем тарата ул.

Чын әниләр кебек апа –

Балаларны ярата ул.

Мәктәптәге әниләребез - Яраткан укытучыларыбыз сезнең өчен бәйрәм бүләге. 9 сыйныф укучылары башкаруында җыр Озак яшә, әнкәй . Рәхим итеп тынлагыз.

Ә хәзер сезнең алдыгызда кечкенә кызларыбыз чыгыш ясаячак. Чәчәкләр биюе

“Балам “ диеп ана гомер буе

Яши бары бала хакына.

Телик аңа бәхет-шатлыкларны

Рәхмәт әйтеп барсы-барсына.

Безнен төбәктән дә никадәр ана Бөек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шунын күпмесе яу кырында ятып калды, хәбәрсез югалды. Ачы хәсрәттән чәчләренә чал төшкән, вакытсыз картайган әнкәйләрнен дә инде күбесе вафат, урыннары оҗмахтадыр, арсландай батыр уллар үстергән, фәрештәләрнен. Күпме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын үтәп, Әфган сугышында, Чечня сугышында hәлак булды.

Хөрмәтле әниләр! Без сезнен алда баш иябез. Мен-мен рәхмәт сезгэ!

Сафитдинова Зөлфия башкарында җыр

Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

Тирә - юньгә бүген таралсын,

Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

1-2 сыйныф укучылары башкаруында жыр Гөлкәйләрем.

Бәйрәм көннәр гел дә кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет,шатлык һәм тазалык балән

Килеп торсын иде көткәне

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә, шул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Нәфис сүз Газиз әнкәй Укый Дилмиева Динара. Улданова Элвина

Сезгә булган кадер-хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Куаныч һәм шатлык, ак бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Лейсән коллективы башкаруында «Вальс ».

Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

Тагы гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җиргә.

Әниләр! Кояш Гомере

Телибез бүген сезгә!

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тагын бер тапкыр тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!

📎📎📎📎📎📎📎📎📎📎